Алабуга зонасы торак инспекциясе Алабуга шәһәренең Яшьләр урамындагы 17 нче йортта яшәүченең кайнар су белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә карата мөрәҗәгатен карап тикшерде.
Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәсендә мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән хокук бозулар коммуналь хезмәтләрнең тиешенчә сыйфатлы күрсәтелмәве һәм кеше мөрәҗәгатьләре буенча үз вакытында чаралар күрелмәве өлешендә расланды. «УК Домуправ-3» ҖЧҖ идарәче оешмасының вазыйфаи заты Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының «Халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү нормативларын бозу» дигән 7.23 статьясы буенча 5000 сум күләмендә штраф салынып җаваплылыкка тартылды.
Алабуга зонасы торак инспекциясе тарафыннан «УК Домуправ-3» ҖЧҖ адресына билгеләнгән вакытта кайнар су белән тәэмин итүнең норматив температура режимын торгызу һәм әлеге коммуналь хезмәтне күрсәтмәгән вакыт өчен түләүне яңадан исәпләү күрсәтмәсе бирелде.
Күрсәтмә үтәлеше инспекция контролендә кала.