Чистай муниципаль районы Башкарма комитетында Чистай шәһәренең һәм Чистай районының күпфатирлы йортларында фатир эчендәге газ җиһазларын файдаланганда һәм карап тотканда куркынычсызлык тәэмин итү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды

2020 елның 16 марты, дүшәмбе

2020 елның 13 нче мартында Чистай зонасы торак инспекциясе инициативасы белән Чистай муниципаль районы Башкарма комитетында Чистай зонасы торак инспекциясе, Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты, «Чистопольгаз» ЭҖИ, Чистай шәһәре һәм Чистай районындагы күпфатирлы йортларда фатир эчендәге газ җиһазларын кулланганда һәм карап тотканда куркынычсызлыкны тәэмин итү оешмалары белән үзара хезмәттәшлек итү мәсьәләләре буенча идарәче оешмалар катнашында эшлекле киңәшмә узды.

Фатир эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау буенча эшләр башкару өчен махсус оешма вәкилен кертүдән баш тарткан өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.23 статьясының 3 өлеше буенча гражданнарны административ җаваплылыкка тарту мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.

Киңәшмәдә Чистай ЗТИ вәкилләре билгеләп үткәнчә, гражданнарны Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.23 статьясының 3 өлеше буенча административ җаваплылыкка тарту өчен «Чистопольгаз» ЭҖИ тарафыннан торак инспекциясенә җибәрелгән материаллардан күренгәнчә, газ җиһазларына булачак техник хезмәт күрсәтү турында милекчеләргә «Чистопольгаз» ЭҖИ тарафыннан тиешенчә хәбәр итү эшләренең сыйфаты бик түбән. Мәсәлән, җибәрелә торган материалларның күп өлеше газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү буенча башкарылачак эшләр турында милекчеләргә хәбәр итү турында мәгълүматлар булмавы аркасында кире кайтарыла, чөнки өйгә кертүдән баш тарту өчен административ җаваплылыкка тарту буенча әлеге хәбәрнең булуы кирәкле шартларның берсе булып тора.

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча, РФ Хөкүмәтенең 2013 елның 14 маендагы 410 номерлы карарында каралган барлык ысулларны файдаланып, күпфатирлы йортларда фатир эчендәге газ җиһазларына булачак техник хезмәт күрсәтеләчәге турында «Чистопольгаз» ЭҖИ тарафыннан гражданнарга тиешенчә хәбәр итү эшен көчәйтү турында карар кабул ителде.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International