Алабуга зонасы торак инспекциясе тарафыннан Алабуга шәһәр прокуратурасы таләбе буенча Алабуга районы торак фондына караган йортларның түбәләрендә, балкон һәм подъезд кыекларында, йорт яны юлларында һәм торак йортларның тротуарларында кар өемнәре, боз сөңгеләре һәм нормативтан артык тупланган кар өемнәрен ачыклау буенча сайланма тикшерүләр үткәрелде.
Алабуга муниципаль районында барлыгы 414 күпфатирлы торак йорт сайланма рәвештә тикшерү узды. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре исеменә 38 кисәтү һәм йорт яны территорияләрен, торак йортларның түбәләрен һәм балконнарның кыекларын гражданнарның иминлеге өчен куркыныч тудыра торган кардан, боз сөңгеләреннән һәм бозлардан арындыру буенча ачыкланган хокук бозуларны бетерү турында 10 күрсәтмә бирелде.
2020 елның 16 мартына барлык күрсәтмәләр буенча да хокук бозулар бетерелгән. Инспекциянең бу юнәлештә торак күзәтчелеген гамәлгә ашыру эше дәвам иттерелә.