Күпфатирлы йортларның гомуми кулланылыштагы урыннарында тәмәке тарту

2020 елның 11 марты, чәршәмбе

Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 6.24 статьясының 1 өлешендә каралган административ хокук бозулар турындагы эшләрне карауны (лифтларда һәм күпфатирлы йортларның гомуми файдалану урыннарында тәмәке тарту өлешендә) дәүләт торак күзәтчелеге органнарына йөкләү өлешендә Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына кертелгән өстәмәләр нигезендә, Алабуга зонасы торак инспекциясе РФ Эчке эшләр министрлыгының Алабуга, Әгерҗе, Мамадыш, Менделеевск районнарындагы бүлекләреннән инспекциягә җибәрелә торган административ материалларны карау эшен дәвам иттерә. Әлеге урыннарда тәмәке тарту буенча федераль законда билгеләнгән әлеге тыюларны бозу гражданнарга 500 сумнан 1500 сумга кадәр административ штраф салуга китерә.

2020 елның 2 аенда барлыгы 56 административ материал карап тикшерелде, 28 000 сумлык административ штрафлар билгеләү турында 56 карар чыгарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International