Алабуга зонасы торак инспекциясенә Алабуга шәһәренең Пролетарская урамы буенча урнашкан йорттагы фатирны үзгәртеп планлаштыруга кагылышлы мөрәҗәгать килде.
Әлеге йортны тикшерү барышында торак инспекциясе хезмәткәре РФ Дәүләт төзелеш күзәтчелегенең 2003 елның 27 сентябрендәге 170 номерлы карары белән расланган «Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары» үтәлешен бозу очрагын ачыклады, аерым алганда: фатир шәхси тәртиптә үзгәртеп планлаштырылган һәм үзгәртеп корылган иде.
Шулай итеп, фатир хуҗасы гамәлләрендә Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.21 ст. 2 өлешендә каралган административ хокук бозу составы карала.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча милекчегә карата беркетмә төзелде һәм 2000 сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тарту турында карар чыгарылды.
Торак урын милекчесенә карата алга таба РФ Торак кодексының 29 ст. 5 өлешендә каралган чараларны күрү өчен документлар тупланмасы Алабуга шәһәре Башкарма комитетына җибәрелде.