Торак йортларда газ җиһазларын куллануны контрольдә тоту чаралары

2020 елның 14 марты, шимбә

2019-2020 еллар ягып җылыту сезоны башлану белән, шәһәр һәм районның күпфатирлы торак йортларында яшәүчеләр энергия ресурсларын, шул исәптән газны да, максималь куллана башлый.

Гамәлдәге законнар нигезендә, газ куллана торган теләсә кайсы җиһаз ел саен техник хезмәт күрсәтү (ТО) узарга тиеш. Газ куллана торган җайланмаларга хезмәт күрсәтүне махсус өйрәнүләр узган һәм газ куркынычы янаган эшләрне башкаруга рөхсәте булган белгечләр башкара.

«Газпром трансгаз Казань» АҖ мәгълүматларына караганда, Әгерҗе, Алабуга, Мамадыш, Менделеевск районнарына хезмәт күрсәтә торган «Елабугагаз» ЭҖИ структур бүлекчәсе тарафыннан ел саен газ куллана торган җайланмаларны техник тикшерү графигы нигезендә техник хезмәт күрсәтү гамәлгә ашырыла. Әмма барлык кешеләр дә газ белән тәэмин итү һәм хезмәт күрсәтү килешүендә теркәлгән көнкүрештә газ куллану кагыйдәләренә җаваплы карамый.

Милекчеләр, газ белән тәэмин итү хезмәтеннән файдаланучылар шуны оныта: әлеге чараны үткәрү аларның бурычы булып тора. Эшләрне вакытында һәм сыйфатлы башкару гына аларның да, күршеләренең дә куркынычсызлыгын тәэмин итә ала.

  Йорт һәм фатир эчендәге газ җайланмаларына техник карау уздыру эшләрен башкарганчыга кадәр «Елабугагаз» ЭҖИ кулланучыларга эшләрне үткәрү датасы турында хәбәр җибәрә. Хезмәткәрләрне күрсәтелгән вакытта кертү мөмкинлеге булмаган очракта, абонент 7 календарь көне эчендә компания филиалы белән техник хезмәт күрсәтү буенча башка уңайлы датаны килештерә ала. Элемтә өчен телефон йорт һәм фатир эчендәге газ җайланмаларына техник карау уздыру турында килешүдә күрсәтелгән.

Әлеге таләпләрне үтәмәгән өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.23 ст. 3 өлешендә җаваплылык каралган.

«Газпром трансгаз Казань» АҖ структур бүлекчәсе «Елабугагаз» ЭҖИ таләпләрне бозучыларга карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының «Йорт һәм фатир эчендәге газ җайланмаларын куркынычсыз файдалану һәм карап тотуны тәэмин итү кагыйдәләрен бозу» дигән 9.23 статьясында каралган җаваплылык чараларын куллануга хокуклы түгел, шуңа күрә булган материаллар административ йогынты чараларын күрү өчен Алабуга ЗТИ тапшырыла;

- билгеләнгән тәртиптә мондый эшләр башкарылачагы турында хәбәр ителеп, махсус оешма вәкилен йорт һәм фатир эчендәге газ җайланмаларын тикшерү һәм техник хезмәт күрсәтү өчен кертүдән баш тарткан очракта гражданнар – фатирларның милекчеләре Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.23 ст. 3 өлеше буенча, 1000 сум күләмендә штраф салынып, җаваплылыкка тартыла;

- йорт һәм фатир эче газ җайланмаларына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау турында килешү төзүдән баш тарту очрагында, әгәр мондый килешүне төзү зарури булып торса, гражданнар – фатирларның милекчеләре, 1000 сум күләмендә штраф салынып, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.23 ст. 2 өлеше буенча җаваплылыкка тартыла.

       2019 елда Инспекция тарафыннан Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.23 статьясы буенча фатирларда яшәүчеләрнең һәм аларның күршеләренең милкенә турыдан-туры куркыныч тудыручы, гражданнарның тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч тудыручы намуссыз кулланучыларга карата административ чаралар күрелде. 2019 елда «ЕлабугаГаз» ЭҖИ тарафыннан Алабуга ЗТИ адресына 154 очрак буенча газ җиһазларыннан файдалану кагыйдәләрен бозу турында материаллар килде.

Алар буенча:

- 14 материал урынга чыгып тикшерелде;

- 92 күрсәтмә бирелде;

- 92 кисәтү бирелде;

- 21 кеше телдән кисәтү алды (килешүләр төзеде һәм газ җиһазларына кертүне тәэмин итте);

- 25 административ эш туктатылды;

- 67 беркетмә төзелде;

- Инспекция башлыгы тарафыннан гомуми 47000 сумлык штраф белән карарлар чыгарылды.

 

Белешмә:

        Йорт яки фатир эче газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау турында килешү кулланучыларны газ белән тәэмин итүнең мәҗбүри шарты булып тора. Әлеге норма РФ Хөкүмәтенең «Гражданнарның коммуналь-көнкүреш ихтыяҗларын тәэмин итү өчен газ белән тәэмин итү тәртибе турында» 2008 елның 21 июлендәге 549 номерлы карарында; РФ Хөкүмәтенең 2013 елның 14 маендагы 410 номерлы карарында беркетелгән.

       Килешү булмаган очракта яки 2 яки аннан да күбрәк мәртәбә йорт яки фатир эче газ җайланмаларына техник хезмәт күрсәтү эшләрен башкаруга каршылык күрсәткән очракта, газ белән тәэмин итүче, алдан язма хәбәр итеп, абонентка газ җибәрүне берьяклы тәртиптә туктатып торырга хокуклы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International