ТР Дәүләт торак инспекциясенең 2018 елның 19 сентябрендәге 360 номерлы боерыгы белән расланган 2019-2020 елларга Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру чаралары планының 3 пунктын үтәү йөзеннән Алабуга ЗТИ тарафыннан торак йортларның адрес атрибутикасы торышын Татарстан Республикасының ике дәүләт теле: рус һәм татар телләрендә урам исемнәре күрсәтелгән күрсәткечләр өлешендә тикшерү буенча чаралар үткәрелде.
2019 елның 9 гыйнварыннан башлап 2020 елның 12 мартына кадәрге чорда Алабуга зонасы торак инспекциясе Алабуга, Әгерҗе, Мамадыш һәм Менделеевск районнарында 948 торак йортны тикшерде. 267 йортта адрес атрибутикасы билгеләнгән таләпләргә туры килми иде. Ачыкланган бозуларны бетерү өчен кисәтү бирелде. Хәзерге вакытта барлык йортларда да җитешсезлекләр бетерелгән.
Алабуга, Әгерҗе, Мамадыш һәм Менделеевск районнарында идарәче компанияләр, торак милекчеләре ширкәтләре, күчемсез мөлкәт милекчеләре ширкәтләре тарафыннан адрес атрибутикасы билгеләнгән таләпләргә туры китерелде.