Күпфатирлы йортта яшәүченең бозылган хокукларын торгызу турында

2020 елның 26 феврале, чәршәмбе

Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан Түбән Кама шәһәренең Химиклар проспекты буенча 20 номерлы йортта яшәүченең «электр энергиясе белән тәэмин итү» коммуналь хезмәте өчен түләү хисаплау тәртибенә кагылышлы мөрәҗәгате карап тикшерелде.

       Тикшерү материаллары нигезендә билгеләнгәнчә, индивидуаль исәпкә алу приборы күрсәткечләрен тапшырмау сәбәпле, мөрәҗәгать итүчегә әлеге коммуналь хезмәтне күрсәткән өчен түләү, арттыру коэффициентын кулланып, норматив буенча исәпләнгән.

       Ачыкланганча, электр энергиясе белән тәэмин итүне индивидуаль исәпкә алу приборының эш торышын һәм күрсәткечләрне тапшыруның дөрес булу-булмавын тикшерү эшләре 2017 елдан бирле «Жилье» ИК ҖЧҖ идарәче компаниясе тарафыннан гамәлгә ашырылмаган.

        Мөрәҗәгатьне карау нәтиҗәләре буенча «Жилье» ИК ҖЧҖ идарәче компаниясе Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 ст. «Күпфатирлы йортлар белән идарә итү эшчәнлеген лицензия таләпләрен бозып гамәлгә ашыру» дигән 2 нче өлеше буенча инспекция тарафыннан административ җаваплылыкка тартылды.

         Түбән Кама зонасы торак инспекциясе күрсәтмәсе буенча идарәче компания тарафыннан элек исәпләнгән түләүләр норматив документлар таләпләренә туры китерелде, фатирда яшәүче файдасына 12 721,19 сум күләмендә яңадан исәп-хисап ясалды.

         Алга таба бәхәсле сораулар килеп чыкмасын өчен, йортта яшәүчегә исәп-хисап ясау өчен индивидуаль исәпкә алу приборлары күрсәткечләрен даими рәвештә тапшырып барырга киңәш ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International