Күпфатирлы йортта гомуми файдалану урыннарын яңадан җиһазландыру фактларын ачыклаганда чаралар күрү турында

2020 елның 19 феврале, чәршәмбе

Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан яшәүченең мөрәҗәгате буенча уздырылган планнан тыш тикшерү барышында Түбән Кама шәһәре, Октябрьнең 50 еллыгы урамы буенча 5 нче йорт адресы буенча торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылу очраклары ачыкланды.

Билгеләнгәнчә, күпфатирлы йортның подвал бинасында зур булмаган агач келәтләр урнаштыру каралган. Шул ук вакытта подвалда кайбер милекчеләр тарафыннан кирпечтән капиталь корылмалар корылган, шуның нәтиҗәсендә салкын, кайнар су белән тәэмин итү һәм җылыту буенча гомумйорт инженерлык коммуникацияләренә үтеп керү мөмкинлеге ябылган. Күпфатирлы йортның гомумйорт коммуникацияләрен вакытында тикшерү, хезмәт күрсәтү һәм тиешле дәрәҗәдә эксплуатацияләү мөмкинлеге юк.

Тикшерү материаллары буенча инспекция тарафыннан «ПЖКХ-17» ИК ҖЧҖ идарәче компаниясе адресына, җитешсезлекләрне ирекле рәвештә бетерү өчен, ә баш тарткан очракта - судка мөрәҗәгать итү юлы белән, милекчеләргә законлы рәвештә мөрәҗәгать итү юлы белән, әлеге бозуларны бетерү буенча чаралар күрү күрсәтмәсе бирелде.

Йортларда яшәүчеләр әлеге келәт урыннарын ирекле тәртиптә сүтүдән баш тартканга күрә, Идарәче компания судка дәгъва гаризасы җибәргән.

Әлеге мәсьәләне карау нәтиҗәләре буенча Түбән Кама шәһәр судында Түбән Кама зонасы торак инспекциясе вәкиле катнашында яшәүчеләр тарафыннан йорт коммуникацияләренә хезмәт күрсәтүгә комачаулаучы проектсыз келәт урыннары сүтелде, корылмалар проект хәленә китерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International