Күпфатирлы йорт белән идарә итү эшчәнлеген башкарганда идарәче компания тарафыннан лицензия таләпләрен бозу турында

2020 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

Түбән Кама зонасы торак инспекциясе Түбән Кама шәһәренең Чишмәле урамы буенча 2 нче йортта яшәүченең түбәдән су агу нәтиҗәсендә фатирны су басуга кагылышлы мөрәҗәгатен карап тикшерде.

Уздырылган тикшерү нәтиҗәсендә һәм күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген лицензия таләпләрен бозып гамәлгә ашыру өлешендә ачыкланган җитешсезлекләр буенча «ПЖКХ-17» ИК ҖЧҖ идарәче компаниясенең вазыйфаи заты Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 статьясының 2 өлеше («Күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген лицензия таләпләрен бозып гамәлгә ашыру») буенча инспекция тарафыннан административ җаваплылыкка тартылды, 50 мең сум күләмендә штраф салынды.

Инспекция тарафыннан «ПЖКХ-17» ИК ҖЧҖ адресына билгеләнгән тәртиптә 2020 елның 1 июненә кадәр түбәне агымдагы ремонтлау күрсәтмәсе бирелде.

          Күрсәтелгән эшләрнең үтәлеше инспекция тарафыннан контрольгә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International