Бөгелмә шәһәренең Оршанская урамы буенча урнашкан торак йортта яшәүченең мөрәҗәгате буенча Бөгелмә зонасы торак инспекциясе тарафыннан уздырылган планнан тыш күчмә тикшерү барышында, Бөгелмә шәһәренең «Нефтяник» торак милекчеләре ширкәтенең торак законнары таләпләрен, торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен һәм нормаларын үтәмәве ачыкланды. Тикшерү барышында подвал бинасында җитешсезлекләр булуы билгеләнде: чүп-чар, урыны-урыны белән үзәк җылыту торбаүткәргечләрен изоляцияләүнең төзек булмавы, исәпкә алу узеллары бинасында ишек ачык.
Торак йортны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозган өчен Бөгелмә шәһәренең «Нефтяник» торак милекчеләре ширкәте рәисе Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.22 ст. буенча административ җаваплылыкка тартылды, аңа 4000 сум күләмендә административ штраф салынды.
Ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү өчен Бөгелмә шәһәренең «Нефтяник» торак милекчеләре ширкәтенә күрсәтмәләр бирелде, аларның үтәлеше БЗТИ контролендә кала.