Торак йортларның түбәләрен һәм йорт яны территорияләрен кардан һәм боздан үз вакытында чистартуны контрольдә тоту турында

2020 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе

   Бөгелмә зонасы торак инспекциясе тарафыннан, Бөгелмә шәһәре прокуратурасы таләбе буенча, түбәләрдә, балкон һәм подъезд кыекларында, йорт яны территорияләрендә боз, боз сөңгеләре һәм нормадан тыш кар җыелуына Бөгелмә районы торак фонды буенча сайланма тикшерүләр үткәрелде.

   Бөгелмә районында барлыгы 116 күпфатирлы торак йорт сайланма рәвештә карап чыгылды. Тикшерү нәтиҗәләре буенча идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре адресына йорт яны территорияләрен, торак йортларның түбәләрен һәм балконнарны кардан, боз сөңгеләреннән вакытында чистартуны тәэмин итү өлешендә ачыкланган бозуларны бетерү турында 31 күрсәтмә бирелде. 2020 елның 28 февраленә барлык күрсәтмәләр буенча да җитешсезлекләр бетерелгән.

Инспекциянең бу юнәлештә торак күзәтчелеген гамәлгә ашыру эше дәвам иттерелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International