Чистай зонасы торак инспекциясе тарафыннан Нурлат районындагы идарәче оешмалар һәм күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау эшләрен башкаручы оешмалар өчен ачык чара үткәрелде

2020 елның 21 феврале, җомга

2020 елның 19 февралендә Чистай зонасы торак инспекциясе тарафыннан Нурлат шәһәрендәге күпфатирлы йортлар белән идарә итүче оешмалар һәм күпфатирлы йортларда капиталь ремонт эшләрен башкаручы оешмалар өчен «Күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлауны оештыру һәм үткәрү мәсьәләләре: 2019 елда капиталь ремонт программасы үтәлешенә йомгак ясау, законнарның зарури таләпләре бозылуда иң еш очраган очраклар турында фикер алышу һәм бу өлкәдә Чистай зонасы торак инспекциясенең хокук куллану практикасын карау» темасы буенча гавами чара уздырылды. Чарада шулай ук 2020 елда капиталь ремонт программасына кергән күпфатирлы йортларга проект-смета документациясен әзерли торган проект оешмасы вәкилләре дә катнашты.

Чара барышында Нурлат муниципаль районында 2019 елда күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасын үтәүгә йомгак ясалды һәм эшләрне башкарганда подрядчы оешмалар тарафыннан еш җибәрелә торган җитешсезлекләр каралды. Шулай ук 2020 елда күпфатирлы йортларга капиталь ремонт барышын тикшереп тору буенча чаралар үткәргәндә инспекция белән подрядчы оешмаларның үзара хезмәттәшлеге һәм башкарылган эшләр турында КС-2 формасы буенча актларга кул кую тәртибе билгеләнде.

Инспекция тарафыннан еш ачыклана торган хокук бозуларның характерын исәпкә алып, подрядчы оешмаларның игътибары капиталь ремонт буенча эшләрне башкару графиклары белән билгеләнгән срокларны үтәү зарурлыгына, шулай ук эшләрнең сыйфатына һәм башкарма документацияне рәсмиләштерү сыйфатына юнәлтелде. 2019 елда эшләрне башкару срокларын бозган һәм эшләрне сыйфатлы башкармаган өчен инспекция тарафыннан капиталь ремонтның техник заказчысы адресына (Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты) 10 кисәтү бирелгәнлеге турында әйтелде. Шулай ук проект-смета документациясен үтәү сыйфатына кагылышлы мәсьәләләр дә күтәрелде, 2019 ел документларында ачыкланган җитешсезлекләр күрсәтелде. 

Чарада катнашучыларга күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшчәнлекне гамәлгә ашыру тәҗрибәсендә, шулай ук капиталь ремонт буенча эшләрне башкарганда барлыкка килә торган барлык кызыксындырган мәсьәләләр буенча кирәкле аңлатмалар бирелде.

Чара нәтиҗәләре буенча идарәче һәм подрядчы оешмаларга аларның эшчәнлеген тормышка ашырганда зарури таләпләрнең үтәлешен тәэмин итү буенча практик күрсәтмәләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International