Нурлат шәһәрендә идарәче компания җитәкчесен энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеге турындагы закон таләпләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тарту хакында

2020 елның 28 феврале, җомга

Чистай зонасы торак инспекциясе инспекторы тарафыннан урынга чыгып «Эталон» ҖЧҖ карата уздырылган планнан тыш тикшерү  кысаларында Нурлат шәһәренең Гыйматдинов урамы буенча 88 нче күпфатирлы торак йортны тикшерү нәтиҗәсендә «Энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2009 елның 23 ноябрендәге 261-ФЗ номерлы федераль законны бозу очрагы ачыкланды, аерым алганда: кулланыла торган ресурс (су) күпфатирлы йортта урнаштырылган салкын су белән тәэмин итүне исәпкә алуның гомумйорт приборын кулланып исәпкә алынмый, салкын су белән тәэмин итүне исәпкә алу приборын тиешенчә эксплуатацияләү һәм үз вакытында тикшерү тәэмин ителмәгән, бу күпфатирлы йортка куела торган энергия нәтиҗәлелеге таләпләрен, кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин итү таләпләрен бозу очрагы булып тора.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча «Эталон» ҖЧҖ директорына карата Администартив хокук бозулар турында РФ кодексының 9.16 ст. 4 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде.

Чистай зонасы торак инспекциясе башлыгы карары белән «Эталон» ҖЧҖ директоры гаепле дип табылды һәм 9.16 ст. 4 өлеше буенча 5 000 сум штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды. 

Ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү өчен «Эталон» ҖЧҖ адресына күрсәтмә бирелде, аның үтәлеше инспекция контролендә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International