Торак йортта яшәүчеләрнең мөрәҗәгате нигезендә Лениногорск шәһәренең Достоевский урамы буенча күпфатирлы торак йортны тикшерү нәтиҗәләре буенча, Бөгелмә зонасы торак инспекциясе инспекторы идарәче оешма тарафыннан Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары үтәлмәү очрагын ачыклады, ә атап әйткәндә: подвал бүлмәсендә проектта каралган җылылык приборлары юк иде. Бөгелмә зонасы торак инспекциясе тарафыннан «Торак-коммуналь хуҗалык һәм төзелеш үзәге» АҖ адресына ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында күрсәтмә бирелде.
Күрсәтмәнең үтәлешен тикшерү нәтиҗәләре буенча ачыкланганча, «Торак-коммуналь хуҗалык һәм төзелеш үзәге» АҖ бозуларны бетермәгән. Идарәче оешмага карата Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 19.5 ст. 24 өлеше буенча беркетмә төзелде һәм административ эш, карап тикшерү өчен, ведомство буйсынуы буенча Лениногорск районы җәмәгать судына җибәрелде.
Җәмәгать судьясының 2020 елның 18 февралендәге карары белән «Торак-коммуналь хуҗалык һәм төзелеш үзәге» АҖ административ хокук бозуда гаепле дип табылды һәм 100,0 мең сум күләмендә штраф рәвешендә административ җәзага тартылды.
Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылуны бетерү турында элегрәк бирелгән күрсәтмә «Торак-коммуналь хуҗалык һәм төзелеш үзәге» АҖ тарафыннан үтәлгән.