2020 елның гыйнвар ае дәвамында Чистай зонасы торак инспекциясе, җирле үзидарә органнары вәкилләре белән берлектә, турыдан-туры идарә ителә торган күпфатирлы йортларда яшәүчеләр белән очрашулар уздырды.
Чистай шәһәренең Садовая урамындагы 7 нче, Чернышевский урамындагы 106А, Урицкий урамындагы 56 нчы, Л.Толстой урамындагы 102 нче, Ленин урамындагы 1 нче, Некрасов урамындагы 2 нче, В.Ногин урамындагы 95 нче, Зеленая урамы буенча 17 нче, 17А, Часовая урамы буенча 26 нчы, Энгельс урамы буенча 47 нче, Ленин урамы буенча 32Г һәм Чистай районының Йолдыз поселогындагы Комсомольская урамы буенча 7А йортларында яшәүчеләр белән очрашулар уздырылды.
Очрашуларның төп максаты – капиталь ремонт өлкәсендә гамәлдәге законнарны аңлату.
Чарада катнашучыларга күпфатирлы йортларда милекчеләрнең гомуми милекне капиталь ремонтлау өчен ай саен кертем түләү бурычы, шулай ук капиталь ремонт фондын формалаштыру ысуллары турында аңлатмалар бирелде.