Чаллы шәһәре идарәче компаниясен административ җаваплылыкка тарту турында

2020 елның 14 феврале, җомга

Чаллы зонасы торак инспекциясе тарафыннан, йорт эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау буенча махсуслаштырылган оешма белән килешү булмау факты буенча, РФ КоАП 9.23 ст.2 ө. буенча, «53-26 йорт комитеты» ТСЖ идарәсе рәисенә карата, Чаллы шәһәре прокуратурасы карары карап тикшерелде.
Административ эшне карау нәтиҗәләре буенча "53-26 йорт комитеты" ТСЖ идарәсе рәисенә 5000 сум күләмендә административ штраф рәвешендә җәза билгеләнде.
2020 елның 30 гыйнварында Татарстан Республикасы Чаллы шәһәр суды, «53-26 йорт комитеты» ТМШ рәисенең шикаятен канәгатьләндермичә калдырып, Чаллы зонасы торак инспекциясенең 19.02.2009 елдагы карарын үзгәрешсез калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International