ТР ДТИ хезмәткәрләре тарафыннан, Яшел Үзән муниципаль районындагы күпфатирлы йортлар белән идарә итү эшчәнлеген лицензия нигезендә башкаручы идарәче компанияләрнең берсе директорының квалификация аттестаты булмавы ачыкланды.
Идарәче оешма җитәкчесенең квалификация аттестаты булу күпфатирлы йортлар белән идарә итү эшчәнлеген башкаручы лицензиатка карата лицензия таләпләре булып тора, ул Россия Федерациясе Торак кодексының 193 ст.1 ө. 2 п. (алга таба – РФ ТК) билгеләнгән.
РФ ТК 193 ст. 1 ө. 1 п. таләпләрен бозган, күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча квалификация аттестатыннан башка эшмәкәрлек эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен идарәче компания директоры, административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 14.1.3 ст.2 өлеше буенча, 25 000 сум күләмендә административ штраф салып, торак инспекциясе тарафыннан административ җаваплылыкка тартылды.