Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан, Җиңү проспекты, Зәй шәһәре 1/14 нче йортта яшәүченең, кайнар су белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәт күрсәтүнең канәгатьләнерлек сыйфатсызлыгына карата мөрәҗәгате карап тикшерелде.
Тикшерү барышында мөрәҗәгатьтә бәян ителгән фактлар расланды. Тикшерү нәтиҗәләре буенча һәм торакчының мөрәҗәгатьләре буенча тиешле сыйфатта коммуналь хезмәтләр күрсәтү һәм вакытында чаралар күрмәү өлешендә ачыкланган бозулар буенча «Зәй ш.ТКХ ИК» ҖЧҖ идарәче компаниясе генераль директоры «халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү нормативларын бозу» Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 7.23 статьясы буенча, 1000 сум күләмендә штраф салынып, инспекция тарафыннан административ җаваплылыкка тартылды.
"Зәй ш. ТКХ ИК" ҖЧҖенә билгеләнгән вакытка, әлеге коммуналь хезмәт күрсәтмәү чорында түләүне яңадан исәпләүне үтәп, фатирларда кайнар су белән тәэмин итүнең норматив температурасын торгызырга күрсәтмә бирелде. Күрсәтмәнең үтәлеше инспекция тарафыннан контрольгә алынды.