Күрсәтмә үтәлешен тикшерү нәтиҗәләре турында

2020 елның 31 гыйнвары, җомга

Чистай зонасы торак инспекциясе тарафыннан "Эталон" ҖЧҖ идарәче компаниясе директорына Нурлат шәһәрендәге күпфатирлы йортның гомуми милеген тиешенчә карап тотуга карата гражданнар мөрәҗәгате буенча үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча ачыкланган бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирелгән иде. 

2020 елның 29 гыйнварында Чистай ЗТИ тарафыннан әлеге күрсәтмәнең үтәлеше буенча планнан тыш тикшерү үткәрелде.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча күрсәтмәнең тулы күләмдә үтәлмәве ачыкланды, ә атап әйткәндә: йортны җылылык белән тәэмин итү системасын җайга салу буенча чаралар үткәрелмәгән һәм торак бинада вентиляция системасы эшендәге җитешсезлекләр бетерелмәгән.

"Эталон" ҖЧҖ директорына карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 19.5 ст. 24 өлеше буенча, административ хокук бозу турында беркетмә төзелде.  Административ хокук бозу турындагы эш, карап тикшерү өчен, ведомстволык буенча Нурлат муниципаль районы җәмәгать судына җибәрелде. 

Җитешсезлекләрнең бетерелмәвенә бәйле рәвештә, янә күрсәтмә бирелде, аның үтәлеше инспекция контролендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International