2020 елга күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау буенча кыска сроклы программаны гамәлгә ашыру кысаларында Түбән Кама зонасы торак инспекциясе карамагындагы районнарда – Зәй муниципаль районында – 53 күпфатирлы йортта 82 төр эш буенча 78 019 750,20 сумлык, Түбән Кама муниципаль районында – 96 йортта 202 эш төре буенча гомуми 713 047 148,11 сумлык, Яңа Чишмә муниципаль районында 5 йортта 5 эш төре буенча гомуми суммасы 4 081 282,26 сумлык капиталь ремонт эшләрен башкару планлаштырыла. Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан элегрәк үткәрелгән планлы һәм планнан тыш тикшерүләр нәтиҗәсендә, инспекция тәкъдимнәре буенча, 2020 елгы капиталь ремонт программасына 17 күпфатирлы йорт кертелгән, шуларның 3се – Зәй муниципаль берәмлегендә, 14е – Түбән Кама муниципаль берәмлегендә.
2020 елга капиталь ремонт программасына кертелгән күпфатирлы йортларны, түбәләрдә һәм фасадларда, подъездларда җыйнаксыз кабель хуҗалыгы булу өлешендә, тикшерү буенча инспекция эше төгәлләнде. 35 йортта ачыкланган җитешсезлекләр, алар тулысынча бетерелгәнчегә кадәр, Түбән Кама зонасы торак инспекциясе контролендә торачак. Капиталь ремонты тәмамланган йортларны инспекция тарафыннан кабул итү фәкать кабель хуҗалыгы тәртипкә салынганнан соң гына гамәлгә ашырылачак.
Күпфатирлы йортлар буенча эшләрне башкару кирәклеген раслаучы барлык фотоматериаллар "Татарстан Республикасы торак фонды мониторингы" дәүләт мәгълүмат системасында урнаштырылган.