ТКХ ДМС системасында мәгълүмат ачу буенча күрсәтмәне үтәмәгән өчен административ практика

2020 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе

2019 елның 24 декабрендә Самара шәһәренең гомуми юрисдикциядәге алтынчы кассация суды Яр Чаллы шәһәрендә суд эше буенча җәмәгать судьясы карарын үзгәрешсез калдырды, аның буенча "53-26 йорт комитеты" торак милекчеләре ширкәте Торак-коммуналь хуҗалык дәүләт мәгълүмат системасында мәгълүмат ачу буенча бирелгән күрсәтмәне үтәмәүдә гаепле дип табылган иде.

2019 елның апрелендә "53-26 йорт комитеты" торак милекчеләре ширкәтенә карата Яр Чаллы зонасы торак инспекциясе тарафыннан планлы тикшерү үткәрелде. Тикшерү предметларының берсе – Торак-коммуналь хуҗалык дәүләт мәгълүмат системасында мәгълүмат ачу. Тикшерү нәтиҗәләре буенча Торак-коммуналь хуҗалык дәүләт мәгълүмат системасында урнаштыру юлы белән мәгълүмат ачу өлешендә җитешсезлекләрне бетерү турында күрсәтмә бирелде. Әмма билгеләнгән срокта күрсәтмә үтәлмәде, бу Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 19.5 ст. буенча административ эш кузгату өчен нигез булды.

Җәмәгать суды карары белән "53-26 йорт комитеты" торак милекчеләре ширкәте 10 000 сум күләмендә штраф рәвешендә административ йогынтыга дучар ителде. Җәза чарасы белән килешмичә, "53-26 йорт комитеты" торак милекчеләре ширкәте Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәр судына шикаять белдерде. Әмма суд органы җәмәгать суды карарын үзгәрешсез калдырды.

Закон көченә кергән Яр Чаллы шәһәре җәмәгать суды карарына Самара шәһәренең гомуми юрисдикциядәге алтынчы кассация судына шикаять бирелде. Әмма кассация инстанциясе дә торак милекчеләре ширкәтенең гаепле булуы турында нәтиҗә ясаган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International