Казан шәһәре торак инспекциясенә Казан шәһәренең Малая Красная урамы буенча урнашкан 3нче йорттагы фатирны үзгәртеп планлаштыруга карата мөрәҗәгать керде.
Әлеге йортны тикшерү барышында торак инспекциясе хезмәткәре РФ Дәүләт Төзелеш күзәтчелеге агентлыгының 27.09.2003 ел, № 170 карары белән расланган "Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары" үтәлешен бозу очрагын ачыклады, атап әйткәндә: фатир шәхси тәртиптә үзгәртеп планлаштырылган һәм үзгәртеп корылган.
Шулай итеп, фатир хуҗасы гамәлләрендә Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.21 ст. 2 өлешендә каралган административ хокук бозу составы карала. Тикшерү нәтиҗәләре буенча милекчегә карата ике беркетмә төзелде һәм, 2000 сум һәм 1000 сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тарту турында ике карар чыгарылды.
Милекчегә карата алга таба РФ Торак кодексының 29 ст. 5 өлешендә каралган чараларны күрү өчен документлар тупланмасы Казан шәһәре Башкарма комитетының Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясенә җибәрелде. Хәзерге вакытта милекчегә бинаны беренчел халәткә китерү кирәклеге турында хәбәр җибәрелде, шуннан соң, ул әлеге гамәлне башкарудан баш тарткан очракта, тиешле шикаять гаризасы җибәреләчәк.