Гражданнарны торак урынны үз белдеге белән үзгәртеп корган өчен административ җаваплылыкка тарту турында

2020 елның 24 гыйнвары, җомга

"Спас коммуналь челтәрләре" ҖЧҖ идарәче оешмасы Чистай зонасы торак инспекциясе адресына Спас районының Болгар шәһәрендәге Шеронов урамы буенча 28 һәм 37 санлы күпфатирлы йортларда җылылык белән тәэмин итү системаларының шәхси тәртиптә үзгәртеп корылуы турында мәгълүмат җибәрде.

Шуңа бәйле рәвештә Чистай зонасы торак инспекциясе күрсәтелгән фатирларны тикшерде. Җылылык белән тәэмин итү системаларының үзбелдекләнеп үзгәртелеп корылу очраклары расланды: җылылык белән тәэмин итү системасын кулланып, фатирларның берсендә ваннада җылы идәннәр җиһазландырылган, икенче фатирда җылыту приборында өстәмә вентиляция, кран һәм торбаүткәргечләр урнаштырылган, шул ук вакытта милекчеләрдә торак биналарны үзгәртеп коруны килештерү турында җирле үзидарә органы карары юк.

Торак урыннарны шәхси тәртиптә үзгәртеп корган фатир хуҗалары Чистай зонасы торак инспекциясе тарафыннан, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.21 ст. 1 өлеше буенча штраф рәвешендә, административ җаваплылыкка тартылды.

Россия Федерациясе Торак кодексы таләбенә туры китереп, чаралар күрү өчен, Чистай зонасы торак инспекциясе тарафыннан торак урынның үзирекле рәвештә үзгәртеп корылуына бәйле мәгълүмат җирле үзидарә органына җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International