2019 елның 12 аенда барлыгы 518 административ материал каралды, шуларның 43е – Зәй муниципаль берәмлеге, 475е – Түбән Кама муниципаль районы буенча. Барлыгы 254 500 сумлык административ штрафлар билгеләү турында 515 карар чыгарылды, 55 813,24,13 сумлык штрафлар түләнгән.
Штрафларны законда билгеләнгән срокта түләмәгән өчен, 501 административ штраф салу турында карар инспекция тарафыннан Зәй һәм Түбән Кама муниципаль районнары суд приставлары хезмәтенә мәҗбүри үтәтү өчен җибәрелде.
2018 ел белән чагыштырганда, лифтларда һәм күпфатирлы йортларның гомуми кулланылыштагы урыннарында тәмәке тарткан өчен административ материалларның Түбән Кама зонасы торак инспекциясенә карап тикшерелүгә кергән гомуми саны 2019 елда 34%ка кимегән. 2018 елда Инспекция тарафыннан 789 административ материал карап тикшерелгән булган, шуларның 141е – Зәй МБ буенча, 648е – Түбән Кама МБ буенча, барлыгы 391 500 сумлык административ штраф билгеләү турында 783 карар чыгарылган.