ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы йөкләмәсе буенча "Водоканал" муниципаль казна предприятиесе һәм "Баулы шәһәре һәм Баулы районы идарәче компаниясе" ҖЧҖ белән ике арада су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу хезмәтләре өчен исәп-хисап ясау мәсьәләсе буенча планнан тыш документар тикшерү үткәрелде.
Тикшерү барышында "Баулы шәһәре һәм Баулы районы ИК" ҖЧҖнең 2018 елның 1 ноябреннән алып хәзерге вакытка кадәр күпфатирлы йортлар буенча тикшерү вакытына булган тиешле прибор күрсәткечләре белән чагыштыру өчен, индивидуаль, гомуми (фатир) исәпкә алу приборлары күрсәткечләре турында кулланучылар тарафыннан тапшырылган белешмәләрнең дөрес булу-булмавын тикшерүе хакында, ә атап әйткәндә, тикшерүләрне уздыру датасы, тикшерелгән фатирлар саны турында, йортлар буенча тикшерүләр уздыруга комачау иткән сәбәпләр турында мәгълүмат таләп ителде. Кирәкле мәгълүмат алынмады. Әлеге документларның тапшырылмавы "Баулы шәһәре һәм Баулы районы ИК" ҖЧҖ тарафыннан ул тикшерүләрнең уздырылмавын раслый.
Тикшерү кысаларында билгеләнгәнчә, "Баулы шәһәре һәм Баулы районы ИК" ҖЧҖ тарафыннан индивидуаль, гомуми (фатир), бүлмәләрдәге исәпкә алу җайланмалары һәм бүлгеч җайланмалар күрсәткечләре турында кулланучылар тарафыннан тапшырылган белешмәләрнең дөрес булу-булмавына карата тикшерүләр уздырылмый. Күпфатирлы йортларда индивидуаль исәпкә алу приборлары күрсәткечләрен су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу буенча килешүләр нигезендә "Водоканал" МКП башкара.
Әмма "Водоканал" МКП белән "Баулы шәһәре һәм Баулы районы ИК" ҖЧҖ арасында төзелгән су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу буенча хезмәтләр күрсәтү турындагы килешү нигезендә, коммуналь хезмәтләрне башкаручы "Баулы шәһәре һәм Баулы районы ИК" ҖЧҖ тарафыннан "Водоканал" МКП адресына индивидуаль, гомуми (фатир), бүлмәләрдәге исәпкә алу җайланмалары һәм бүлгеч җайланмалар күрсәткечләре турында кулланучылар тарафыннан тапшырылган белешмәләрнең дөрес булу-булмавына карата тикшерүләр уздыру йөкләмәсе бирелмәгән.
Бәян ителгәннәрдән чыгып, "Баулы шәһәре һәм Баулы районы ИК" ҖЧҖ 354 номерлы кагыйдәләрнең 82 пунктындагы "б" пунктчасын бозган, ә атап әйткәндә, 2018 елның 1 ноябреннән башлап 2019 елның 1 ноябренә кадәрге чорда "Баулы шәһәре һәм Баулы районы ИК" ҖЧҖ тарафыннан индивидуаль, гомуми (фатир), бүлмәләрдәге исәпкә алу җайланмалары һәм бүлгеч җайланмалар күрсәткечләре турында кулланучылар тарафыннан тапшырылган белешмәләрнең дөрес булу-булмавына карата тикшерүләр уздырылмаган.
Идарәче оешманың вазыйфаи заты Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 статьясындагы 2 өлеше буенча, лицензия таләпләрен бозып күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашырган өчен, административ җаваплылыкка тартылды.
По поручению МСА и ЖКХ РТ была проведена внеплановая документарная проверка по вопросу проведения расчетов за услуги водоснабжения и водоотведения между МКП «Водоканал» и ООО «УК г.Бавлы и Бавлинского района».