ТР Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан законнарның мәҗбүри таләпләрен бозуларны профилактикалау программасын үтәү турында

2019 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе

"Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында” 2008 елның 26 декабрендәге 294-ФЗ номерлы федераль законның 8.2 статьясы нигезендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) органнары хокук бозуларны профилактикалау буенча ел саен раслана торган программалар нигезендә мәҗбүри таләпләрне бозуларны профилактикалау чараларын гамәлгә ашыра.

2018 елның 18 декабрендәге 510 номерлы ТР Дәүләт торак инспекциясе боерыгы белән юридик затлар һәм шәхси эшкуарлар тарафыннан кылына торган 2019 елга законнарның мәҗбүри таләпләрен бозуларны профилактикалау буенча ТР Дәүләт торак инспекциясе программасы расланды.

Әлеге программаны үтәү йөзеннән Чистай зонасы торак инспекциясе тарафыннан түбәндәге планлаштырылган профилактик чаралар үткәрелде:

- юридик затларга мәҗбүри таләпләрне үтәү мәсьәләләре буенча мәгълүмат бирү максатларында идарәче оешмаларга 11 мәгълүмати профилактик хат җибәрелде;

- норматив хокукый актларга үзгәрешләр кертелгәндә, идарәче оешмаларга законнардагы үзгәрешләр турында мәгълүмат бирү буенча, аларның гамәлгә керү вакыты һәм тәртибе күрсәтелгән 5 хат җибәрелде;

- 2019 елның 27 июнендә Нурлат шәһәрендә идарәче оешмалар белән мәҗбүри таләпләрне гамәлгә кертү һәм үтәүне тәэмин итүгә юнәлдерелгән кирәкле оештыру, техник чаралар үткәрү мәсьәләләре буенча "түгәрәк өстәл" утырышы оештырылды;

- 2019 елның 21 ноябрендә Чистай шәһәрендә идарәче компанияләр белән, мәҗбүри таләпләрне бозуның иң еш күзәтелә торган очракларын карау, идарәче оешмаларга мондый хокук бозуларга юл куймау максатларында алар тарафыннан күрелергә тиешле чаралар турында киңәшләр җиткерү максатыннан, киңәшмә уздырылды;

- мәҗбүри таләпләрне бозу билгеләре турында бирелгән белешмәләр нигезендә идарәче оешмаларга 137 кисәтү бирелде;

- массакүләм мәгълүмат чараларында, идарәче оешмалар тарафыннан күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча мәҗбүри таләпләрне үтәү кирәклеге турында аңлату эшләре, киңәшмәләр һәм семинарлар үткәрелде ("Чистопольские известия" газетасында 1 мәкалә һәм ТР Дәүләт торак инспекциясе сайтында 4 мәгълүмати хәбәр басылды; идарәче оешмалар, подрядчы оешмалар, шулай ук йорт эчендәге һәм фатир эчендәге газ җиһазларына хезмәт күрсәтүче махсуслаштырылган оешмалар вәкилләре белән 5 киңәшмә үткәрелде).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International