Йортта яшәүченең мөрәҗәгатен карау нәтиҗәләре һәм инспекция тарафыннан кабул ителгән чаралар турында

2019 елның 20 декабре, җомга

Түбән Кама зонасы торак инспекциясе Зәй шәһәренең Заречная урамы буенча 20 нче йортта яшәүченең кулланучыга электр белән тәэмин итү һәм кайнар су белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәтләр күрсәтүне законсыз туктатып тору турындагы мөрәҗәгатен карап тикшерде.

          Тикшерү нәтиҗәләре буенча, РФ Хөкүмәтенең 2011 елның 6 маендагы 354 номерлы карары белән расланган Күпфатирлы йортларда һәм торак йортларда милекчеләргә һәм биналардан файдаланучыларга коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләрендә билгеләнгән коммуналь хезмәтләр күрсәтүне туктатып тору тәртибен бозган өчен, "Доверие" торак милекчеләре ширкәте идарәче оешмасының вазыйфаи заты Административ хокук бозулар турында РФ кодексының "Халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү нормативларын бозу" дигән 7.23 статьясы буенча, 500 сум күләмендә штраф салынып, инспекция тарафыннан административ җаваплылыкка тартылды.

         "Доверие" торак милекчеләре ширкәтенә алга таба кулланучыларга коммуналь хезмәтләр күрсәтүне туктатып тору яки чикләү тәртибен бозмаска һәм, мондый очракларга кабат юл куелганда, гаеплеләрне кабат административ җаваплылыкка тарту мөмкинлеге турында җиткерелде.

          Тикшерү барышында шулай ук мөрәҗәгать итүченең торак-коммуналь хезмәтләр өчен даими рәвештә түләмәве дә ачыкланды. Күрсәтелә торган коммуналь хезмәтләр туктатылу очракларын булдырмас өчен, йортта яшәүчегә түләүләрне вакытында башкару кирәклегенә күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International