Биектау районы идарәче компаниясе директорын административ җаваплылыкка тарту турында

2019 елның 10 декабре, сишәмбе

Үзәк инспекторлык бүлеге белгечләре гражданнарның мөрәҗәгатен карап тикшерү барышында идарәче компания директоры "Торак-коммуналь хуҗалык дәүләт мәгълүмат системасы турында" 2014 елның 21 июлендәге 209-ФЗ номерлы федераль закон таләпләрен, Россия элемтә министрлыгының 74 номерлы һәм Россия Төзелеш Министрлыгының "Торак-коммуналь хуҗалык дәүләт мәгълүмат системасында мәгълүмат белән тәэмин итүчеләр тарафыннан мәгълүмат урнаштыру составын, срокларын һәм вакыт аралыгын раслау турында" 2016 елның 29 февралендәге 114/пр номерлы боерыгын үтәмәүдә чагылган хокук бозуларга юл куйган, бу хәл 2018-2019 еллар хисап чорында күпфатирлы йорт буенча Торак-коммуналь хуҗалык дәүләт мәгълүмат системасында (dom.gosuslugi.ru) идарәче компания эшчәнлеге турында мәгълүмат урнаштырмауда чагылган, ә атап әйткәндә: күрсәтелә торган хезмәтләр һәм башкарыла торган эшләр исемлеге турында белешмәләр юк. Әлеге җитешсезлек очрагы Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 13.19.2 ст. 2 өлеше буенча квалификацияләнә торган административ хокук бозу составын тәшкил итә.

Ачыкланган бозулар өчен идарәче компания директорына карата административ хокук бозу турында беркетмә төзелде һәм җәмәгать судына җибәрелде.

Ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында күрсәтмә бирелде. Күрсәтелгән эшләрнең үтәлеше ТР Дәүләт торак инспекциясе контролендә тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International