Билгеләнгән срокта күрсәтмәне үтәмәгән өчен Биектау районындагы торак милекчеләре ширкәтен административ җаваплылыкка тарту турында

2019 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

ТР Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан Биектау авылындагы күпфатирлы йортта яшәүченең түбәдән су үтү турында ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы аша килгән мөрәҗәгате карап тикшерелде. Тикшерү барышында үзәк инспекторлык бүлеге белгечләре Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылу очракларын ачыклады, аерым алганда: җылылыкүткәргеч торбаларның һәм тышкы су бүлү системасының җылылык изоляциясе бозылган, фасадтагы газүткәргечнең буяу катламы бозылган, чарлак бүлмәсен җилләтү өчен рәшәткәләр юк, чорма бинасында төзелеш һәм көнкүреш чүп-чары бар, 3 нче подъезд түбәсенең штукатур катламы һәм идәне җимерек, балконнарда суны читкә җибәрә торган саклагыч җайланмалар өлешчә юк.

Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча торак милекчеләре ширкәтенә 2019 елның 2 декабренә кадәр ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында күрсәтмә бирелде. Ачыкланган бозулар билгеләнгән срокта бетерелгән, газ белән тәэмин итүнең тышкы торба үткәргечләренең буяу катламын торгызу өлешендә күрсәтмә үтәлмәгән. Билгеләнгән срокта күрсәтмәне тулысынча үтәмәгән өчен торак милекчеләре ширкәтенә карата Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 19.5 ст. 1 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде һәм, административ характердагы чаралар күрү өчен, Биектау районы җәмәгать судына җибәрелде.

Торак милекчеләре ширкәтенә 2020 елның 1 июненә кадәр бозуларны бетерү турында кабат күрсәтмә бирелде, күрсәтмәнең үтәлеше ТР Дәүләт торак инспекциясе контролендә тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International