Тикшерү барышында ТР Дәүләт торак инспекциясенең үзәк инспекторлык бүлеге белгечләре "Салкын су белән тәэмин итү" коммуналь хезмәтен күрсәткәндә хокук бозулар булганлыгын ачыклады, аерым алганда, салкын су белән тәэмин итү сыйфатсыз башкарылган (су алу нокталарында салкын су басымы нормативка туры килми).
Әлеге бозу өчен ресурс белән тәэмин итүче оешманың вазыйфаи затына карата Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 7.23 статьясы буенча торак инспекциясе тарафыннан административ хокук бозу турында беркетмә төзелде, ТР Дәүләт торак инспекциясе җитәкчесе урынбасары карары белән ресурслар белән тәэмин итүче оешма директоры административ штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды.
Торак инспекциясе күрсәтмәсен үтәү йөзеннән күпфатирлы йортта (югары катта урнашкан фатирларда) салкын су басымы билгеләнгән норматив параметрларга туры китерелгән.