Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына кертелгән өстәмәләр нигезендә, 2013 елның 1 ноябреннән башлап Дәүләт торак күзәтчелеге органнарына Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 6.24 статьясының 1 өлешендә (лифтларда һәм күпфатирлы йортларның гомуми файдалану урыннарында тәмәке тарту өлешендә) каралган административ хокук бозулар турында эшләрне карау бурычы йөкләнде. Әлеге урыннарда тәмәке тарту буенча федераль законда билгеләнгән әлеге тыюларны бозу гражданнарга 500 сумнан 1000 сумга кадәр административ штраф салуга китерә. Әлмәт зонасы торак инспекциясе тарафыннан 2019 елның 1 гыйнварыннан алып 16 декабренә кадәрге чорда РФ Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге тарафыннан Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 6.24 статьясының 1 өлеше буенча төзелгән барлыгы 160 административ материал карап тикшерелде. Әлмәт зонасы торак инспекциясе башлыгы тарафыннан 80 000 сумлык административ штраф билгеләү турында 160 карар чыгарылды.