Йортта яшәгән кешеләрнең мөрәҗәгате буенча Лениногорск шәһәренең Достоевский урамы буенча 11 номерлы күпфатирлы торак йортны тикшерү нәтиҗәләре буенча Бөгелмә зонасы торак инспекциясе инспекторы идарәче оешма тарафыннан Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылуын ачыклады, ә атап әйткәндә: подвал бүлмәсендә проектта каралган җылылык приборлары юк иде. Бөгелмә зонасы торак инспекциясе тарафыннан "Торак-коммуналь хуҗалык һәм төзелеш үзәге" АҖ адресына ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында күрсәтмә бирелде.
Күрсәтмәнең үтәлешен тикшерү нәтиҗәләре буенча "Торак-коммуналь хуҗалык һәм төзелеш үзәге" АҖ тарафыннан бозулар бетерелмәгән, шуңа бәйле рәвештә идарәче оешмага карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 19.5 ст. 24 өлеше буенча беркетмә төзелде һәм административ эш карап тикшерү өчен Лениногорск районы җәмәгать судына юнәлтелде.
Бөгелмә зонасы торак инспекциясе тарафыннан "Торак-коммуналь хуҗалык һәм төзелеш үзәге" АҖ вазыйфаи затына карата кабат күрсәтмә бирелде, ул инспекция контролендә кала.