Әлмәт шәһәренең Г.Тукай проспекты буенча урнашкан 45 нче күпфатирлы йортны тикшерү барышында элек бирелгән күрсәтмәнең үтәлешен тикшерү кысаларында Әлмәт зонасы торак инспекциясе инспекторы Россия Дәүләт төзелеш күзәтчелегенең 27.09.03 ел, № 170 карары белән расланган "Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары" бозылу очракларын ачыклады, ә атап әйткәндә, 1 нче подъездның 5 нче катындагы баскыч мәйданчыгында стеналар һәм түшәмнәр агартылмаган.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча "ЖЭУ-13" ҖЧҖ вазыйфаи затына карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 19.5 ст. 24 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде һәм эш карау өчен җәмәгать судына тапшырылды.
Татарстан Республикасы Әлмәт суд районы буенча 4 нче суд участогы җәмәгать судьясы карары белән "ЖЭУ-13" ҖЧҖ вазыйфаи затына карата 25 000 (егерме биш мең) сум күләмендә административ штраф рәвешендә административ җәза билгеләнде.
Ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү өчен Әлмәт зонасы торак инспекциясе тарафыннан күрсәтмә бирелде, әлеге күрсәтмә бүгенге көндә тулысынча үтәлгән.