Идарәче компаниянең юридик затын административ җаваплылыкка тарту турында

2019 елның 10 декабре, сишәмбе

Әлмәт шәһәренең Г.Тукай проспекты буенча урнашкан 61/2 номерлы күпфатирлы йортны планнан тыш тикшерү кысаларында Әлмәт зонасы торак инспекциясе инспекторы ПиН 4.1.15, ПиН 3.4.8 буенча  Россия Дәүләт төзелеш күзәтчелегенең 27.09.03 ел, № 170 карары белән расланган "Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары" бозылганлыгын ачыклады, ә атап әйткәндә, инженерлык җиһазлары төзек булмау һәм юкка чыгу сәбәпле, подвал бүлмәсен су баскан.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча "ЖЭУ-13" ҖЧҖ юридик затына карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде. Эш карау өчен җәмәгать судына тапшырылды.

Татарстан Республикасы Әлмәт суд районы буенча 4 нче суд участогы җәмәгать судьясы карары белән "ЖЭУ-13" ҖЧҖ вазыйфаи затына карата административ штраф рәвешендә административ җәза билгеләнде.

           Ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү өчен Әлмәт зонасы торак инспекциясе тарафыннан күрсәтмә бирелде, ул 2019 елның 10 декабренә үтәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International