Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау

2019 елның 18 декабре, чәршәмбе

Әлмәт зонасы торак инспекциясенә Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе аша Әлмәт шәһәренең Чехов урамы буенча 6 нчы йортта яшәүчедән җылылык энергиясен тотуга карата мөрәҗәгать керде.

Әлмәт зонасы торак инспекциясе тарафыннан үткәрелгән тикшерү барышында "АСЦЖ" ҖЧҖ идарәче оешмасы тарафыннан РФ Хөкүмәтенең 2011 елның 6 маендагы 354 номерлы карары таләпләрен һәм Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормаларын бозу очраклары ачыкланды. Тикшерү вакытында мөрәҗәгать итүченең фатирында һава температурасы +27,4°С. тәшкил итә иде.

          Әлмәт зонасы торак инспекциясе карары белән идарәче компаниянең вазыйфаи заты халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү нормативларын бозган өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.23 статьясы буенча административ җаваплылыкка тартылды, бу исә вазыйфаи затларга биш йөз сумнан алып бер мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә.

           Хәзерге вакытта идарәче оешма тарафыннан әлеге җитешсезлекләр бетерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International