Гавами чара үткәрү турында

2019 елның 13 декабре, җомга

Түбән Кама зонасы торак инспекциясе Түбән Кама муниципаль районы территориясендә халык алдында "Йорт эчендәге һәм фатир эчендәге газ җиһазларын куркынычсыз куллану һәм карап тоту, үз вакытында техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау буенча хокук куллану практикасы нәтиҗәләре турында фикер алышу" дигән темага гавами (профилактик) чара үткәрде.

          Чарада "Түбән Кама шәһәре торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзекләндерү департаменты" МУП, "Нижнекамскгаз" эксплуатация-җитештерү идарәсе, Түбән Кама муниципаль районы территориясендә күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшчәнлек алып баручы идарәче компанияләр һәм торак милекчләре ширкәтләре вәкилләре катнашты.

          Киңәшмә барышында Түбән Кама зонасы торак инспекциясе эшчәнлегенең 2019 елда йорт эчендәге һәм фатир эчендәге газ җиһазларыннан имин файдалануны һәм аларны карап тотуны тәэмин итү, газ җиһазларын кулланганда һәм карап тотканда закон бозуларны ачыклаганда административ йогынты чараларын күрү кысаларында 2019 елдагы нәтиҗәләре турында фикер алыштылар.

          «Нижнекамскгаз» эксплуатация-җитештерү идарәсе вәкиле чарада катнашучыларга 2019 елда фатир эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү графигын үтәү барышы турында мәгълүмат бирде. 

         Киңәшмә нәтиҗәләре буенча түбәндәге карарлар кабул ителде:

- ММЧ (телевидение, матбугат, Интернет-ресурслардан) файдаланып, фатир эчендәге газ җиһазларын куркынычсыз эксплуатацияләү кагыйдәләре турында халыкка мәгълүмат бирү буенча барлык мәнфәгатьле затлар эшен көчәйтергә;

- фатир эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү өчен фатирларга керү мөмкинлеген оештыру эшен дәвам итү, идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре хезмәткәрләрен, йортлар буенча җаваплы затларны җәлеп итү;

- элек газ плитәләре урнаштырылган гомуми куллану урыннары булган тулай торак статусына ия күпфатирлы йортларда фатир эчендәге газ җиһазларының торышын аерым контрольгә алырга;

- күп фатирлы йортларда 2 контурлы казаннарга техник хезмәт күрсәтү килешүләре булуны контрольдә тотарга, социаль яктан имин булмаган гаиләләр яшәгән фатирларга аерым игътибар бирергә;

- фатир эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү өчен фатирларга керергә комачаулаучы физик затларны, шулай ук фатир эчендәге газ җиһазларына хезмәт күрсәтү буенча килешүләр төзүдән баш тарту фактлары буенча да, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.23 статьясы буенча административ җаваплылыкка тарту өчен, "Нижнекамскгаз" ЭҖИ тарафыннан Түбән Кама зонасы торак инспекциясенә материаллар тапшыру эшен активлаштырырга;

- идарәче компанияләргә һәм торак милекчеләре ширкәтләренә күпфатирлы йортларда вентиляция каналларының һәм төтен чыгару урыннарының (елга кимендә 3 тапкыр) эшкә яраклылыгын үз вакытында тикшерү, аларны "Торак фонды мониторингы" дәүләт мәгълүмат системасында урнаштыруны тәэмин итү .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International