Түбән Кама зонасы торак инспекциясе Зәй шәһәренең Җиңү проспекты буенча 24 номерлы йортта яшәүчеләрнең фатирлардагы стеналарның юешләнүенә карата мөрәҗәгатен карап тикшерде. Мөрәҗәгать итүчеләрнең мәгълүматларына караганда, идарәче оешма адресына берничә тапкыр мөрәҗәгать итү уңай нәтиҗә бирмәгән.
Тикшерү нәтиҗәләре һәм халыктан кергән мөрәҗәгатьләр буенча үз вакытында чаралар күрү өлешендә ачыкланган бозулар буенча "Девятиэтажка" торак милекчеләре ширкәте идарәче оешмасының вазыйфаи заты Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының "Торак йортларны һәм торак биналарны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозу" дигән 7.22 статьясы буенча административ штраф салынып, инспекция тарафыннан административ җаваплылыкка тартылды.
Түбән Кама зонасы торак инспекциясе күрсәтмәсен билгеләнгән срокта үтәмәгән өчен идарәче оешма Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының "Дәүләт күзәтчелеген гамәлгә ашыручы органның закон бозылу очракларын бетерү турындагы законлы күрсәтмәсен билгеләнгән срокта үтәмәү" дигән 19.5 ст. 1 өлеше буенча, җәмәгать суды тарафыннан 10 мең сум күләмендә штраф салынып, янә административ җаваплылыкка тартылды.
Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан яңадан бирелгән күрсәтмә билгеләнгән срокта үтәлгән, стена панельләренең герметиклыгы торгызылган.