Яр Чаллы шәһәре прокуратурасында йорт һәм фатир эчендәге газ җайланмаларының куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча башкарылган эшләр турында ведомствоара киңәшмә узды

2019 елның 17 декабре, сишәмбе

11 декабрь көнне Яр Чаллы шәһәре прокуратурасында йорт эчендәге һәм фатир эчендәге газ җиһазларының куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча башкарылган эшләр турында ведомствоара киңәшмә булып узды. Киңәшмәдә Эчке эшләр идарәсе, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, шәһәр Башкарма комитеты, "ЧелныГаз" ЭҖИ һәм Яр Чаллы ЗТИ вәкилләре тарафыннан башкарылган эшләр турында хисаплар тәкъдим ителде.

       "ЧелныГаз" ЭҖИ мәгълүматларына караганда, 2019 елда 165 968 фатирда йорт эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү планлаштырылган булган. Бу елның 1 декабренә 165 123 фатирда шундый техник хезмәт күрсәтелгән. Техник хезмәт күрсәтү өчен фатирларга керү мөмкинлеген тәэмин итү буенча Яр Чаллы зонасы торак инспекциясе һәм "ЧелныГаз" ЭҖИ белән берлектә эш алып барыла.

Инспекциягә 2019 елда "ЧелныГаз" эксплуатация-җитештерү идарәсеннән җибәрелгән тикшерү материаллары буенча Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.23 ст. 3 өлеше буенча физик затларга 34 административ беркетмә төзелгән. Барлыгы 18 мең сумлык штраф салынган, 16 милекчегә телдән кисәтү ясалган. Йорт эчендәге газ җайланмаларына техник хезмәт күрсәтү өчен әлеге фатирларга керү мөмкинлеге тәэмин ителгән.

         Яр Чаллы зонасы торак инспекциясе тарафыннан йорт эчендәге газ челтәрләренә хезмәт күрсәтү таләпләренең үтәлеше буенча контрольлек чаралары уздырылды, нәтиҗәдә "Мәхәллә" ИК ҖЧҖ, "Домовой комитет 53/26" торак милекчеләре ширкәте адресына – Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.23 ст. 1 өлеше буенча; "Жилкомсервис" ҖЧҖ һәм "Ремжилстрой" ИК ҖЧҖ адресына Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.23 ст. 1 өлеше буенча административ беркетмәләр төзелде. Җитешсезлекләрне бетерү буенча бирелгән күрсәтмәләр инспекция контролендә кала.

2019 елның 11 ае эчендә Яр Чаллы зонасы торак инспекциясе тарафыннан 24 идарәче компаниягә һәм 17 торак милекчеләре ширкәтенә карата документар тикшерү үткәрелде. Фасад, йорт эчендәге газ белән тәэмин итү челтәрләренә хезмәт күрсәтү буенча килешүләрнең булу-булмавы мәҗбүри тәртиптә тикшерелде. Тикшерү нәтиҗәсендә ачыкланганча: 24 идарәче оешма һәм 16 торак милекчеләре ширкәте «ВолгоПромГаз" ҖЧҖ белән фасад, йорт эчендәге газ белән тәэмин итү челтәрләренә хезмәт күрсәтү турында килешү төзегән. Татарстан Республикасы территориясендә йорт эчендәге газ хезмәте күрсәтүне гамәлгә ашыручы "ВолгоПромГаз" ҖЧҖ һәм "СтройЭко" ҖЧҖ оешмалары Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе реестрына кертелгән.

         Тикшерү нәтиҗәләре буенча документларны тулысынча тапшырмаган өчен 5 административ эш кузгатылды:

"У майдана", "Малахит", "Союз"  торак милекчеләре ширкәтләренең вазыйфаи затларына карата – Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.23 ст. 1 өлеше буенча;

"Уютный" торак милекчеләре ширкәте вазыйфаи затына карата – Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.22 ст. буенча;

"Чаллы" ИК юридик затына карата – Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.23 ст. 1 өлеше буенча;

Идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре тарафыннан күрсәтмәләр үтәлгән.

Мөрәҗәгатьләрне карау нәтиҗәләре буенча 3 административ эш кузгатылды:

"Жилкомсервис" ПКФ ҖЧҖ вазыйфаи затына карата – Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.23 ст. 1 өлеше буенча (Йорт эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау буенча эшләрне башкару (хезмәт күрсәтү) сыйфатына (срогына, ешлыгына) карата таләпләрне бозу)

"Мәхәллә" ИК ҖЧҖ юридик затына карата – Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.23 ст. 1 өлеше буенча (Йорт эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау буенча эшләрне башкару (хезмәт күрсәтү) сыйфатына (срогына, ешлыгына) карата таләпләрне бозу)

"Электротехника" ИК ҖЧҖ вазыйфаи затына карата – Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 ст. буенча (Шшәһәрнең яңа өлешендәге 5/05, 5/03 йортларның түбәсендә вентиляция шахталары җимерелү мәсьәләсе буенча)

2019 елда планлы тикшерүләр барышында 11 идарәче компаниягә һәм 3 торак милекчеләре ширкәтенә карата тикшерү үткәрелде. 

Тикшерү нәтиҗәләре буенча "Ремжилстрой" ИК ҖЧҖ  вазыйфаи затына карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.23 ст. 1 өлеше (йорт эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау буенча эшләр башкаруның (хезмәт күрсәтүнең) сыйфатына (срогына, ешлыгына) карата таләпләрне бозу) буенча административ эш кузгатылды, әлеге күрсәтмә идарәче компания тарафыннан үтәлгән.

Шулай ук идарәче компанияләргә һәм торак милекчеләре ширкәтләренә торак законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау турында 25 кисәтү бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International