Чистай зонасы торак инспекциясе тарафыннан 2019 елның ноябрендә, йөкләнгән вәкаләтләр кысаларында, инспекциягә кергән мөрәҗәгатьләр буенча планнан тыш тикшерүләр, элек бирелгән күрсәтмәләрнең үтәлешен тикшерү, Гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү программасы буенча төзелә торган торак йортларны тикшерү, шулай ук торак йортлардагы адрес атрибутикасының дәүләт телләре турындагы законнарның таләпләренә туры килү-килмәвенә карата тикшерүләр үткәрелде.
2019 елның ноябрендә Чистай зонасы торак инспекциясенә гражданнардан барлыгы 24 (22 язма һәм 2 телдән) мөрәҗәгать керде. Кергән мөрәҗәгатьләр арасыннан 8 мөрәҗәгать урынга чыгып карап тикшерелде, шуларның 7се инспекция контроленә алынды (күрсәтмәләр бирелде). Калган мөрәҗәгатьләр буенча тиешле аңлатмалар бирелде.
Гомуми мәйданы 92,71 мең кв.м. булган 39 торак йорт тикшерелде, торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылуның 12 очрагы ачыкланды. Ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында 6 күрсәтмә бирелде. Торак урыннарны үзбелдекләнеп үзгәртеп корган өчен Чистай зонасы торак инспекциясе тарафыннан Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.21 статьясының 1 өлеше буенча 2 беркетмә төзелде, гомуми суммасы 2000 сумлык штраф турында 2 карар чыгарылды. Шулай ук Болгар шәһәрендәге торак милекчеләре ширкәтенә карата законлы күрсәтмәне вакытында үтәмәгән өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 19.5 статьясының 1 өлеше буенча 1 беркетмә төзелде. Административ хокук бозу турындагы эш карап тикшерү өчен ведомство буйсынуы буенча Спас җәмәгать судына җибәрелде. Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 19.5 статьясының 1 өлеше буенча административ хокук бозулар турында элегрәк карап тикшерү өчен җибәрелгән эшләр буенча җәмәгать суды тарафыннан гомуми 2 700 сумлык штраф турында 2 карар чыгарылды.
2019 елның ноябрендә элегрәк бирелгән штрафлардан гомуми 131 мең сум түләнгәнлеге турында мәгълүмат килде.
"Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында" 2008 елның 26 декабрендәге 294-ФЗ номерлы федераль закон нигезләмәләрен гамәлгә ашыру кысаларында 2019 елның ноябрендә Чистай зонасы торак инспекциясе тарафыннан юридик затлар белән бәйләнешкә кермичә контрольлек итү буенча 1 алдан тикшерү һәм бер чара үткәрелде. Уздырылган чаралар нәтиҗәсендә законнарның зарури таләпләрен бозуга юл куймау турында кисәтү бирелде.
Идарәче оешмалардан алынган мәгълүматларга караганда, 2019 елның ноябрь аенда Чистай зонасы торак инспекциясе күрсәтмәләре буенча 340,2 мең сумлык эшләр башкарылган.