2019 елның 21 ноябрендә Чистай зонасы торак инспекциясе тарафыннан Чистай шәһәрендә Аксубай, Алексеевск, Әлки, Нурлат, Спас һәм Чистай муниципаль районнарының күпфатирлы йортлар белән идарә итүче оешмалары өчен " Законнардагы зарури таләпләрне (торак йортларны карап тоту буенча) бозуда иң еш очрый торган җитешсезлекләрдә хокук куллану практикасы нәтиҗәләрен тикшерү " темасына гавами чара уздырылды.
Чара барышында 2019 елның 10 аенда Чистай зонасы торак инспекциясе эшчәнлегенең төп нәтиҗәләре яктыртылды һәм идарәче оешмалар тарафыннан торак йортларны карап тоту өлешендә зарури таләпләрне, шул исәптән лицензия таләпләрен, бозуда еш күзәтелгән очраклар каралды.
Инспекция тарафыннан аеруча еш ачыклана торган тәртип бозуларның характерын исәпкә алып, идарәче оешмаларның игътибары зарури таләпләр бозылуны бетерү, йорт эчендәге газ җиһазларының куркынычсызлыгын тәэмин итү, ягулык чорында торак йортларны һәм аларның җиһазларын тиешенчә эксплуатацияләүне тәэмин итү, күпфатирлы йортларны җылылык белән тәэмин итү системалары эшендә өзеклекләр булдырмау, гражданнарның мөрәҗәгатьләрен һәм гаризаларын үз вакытында һәм сыйфатлы карау зарурлыгына юнәлтелде.
Чарада катнашучылар торак йортларны карап тоту һәм ремонтлау өлешендә зарури таләпләрне бозган өчен административ җаваплылык булуы турында, шулай ук гражданнарның мөрәҗәгатьләрен караганда закон таләпләрен үтәмәгән өчен административ җаваплылык булуы турында кисәтелде.
Чарада катнашучыларга күпфатирлы йортлар белән идарә итү эшчәнлеген гамәлгә ашыру практикасында барлыкка килгән барлык кызыксындырган мәсьәләләр буенча кирәкле аңлатмалар бирелде.
Чара нәтиҗәләре буенча идарәче оешмаларга күпфатирлы йортлар белән идарә итү эшчәнлеген гамәлгә ашырганда законнардагы зарури таләпләр үтәлешен тәэмин итү буенча гамәли киңәшләр бирелде.