Ачык чара үткәрү турында

2019 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

2019 елның 22 ноябрендә хокук куллану практикасы нәтиҗәләрен тикшерү буенча программаны үтәү кысаларында Чаллы зонасы торак инспекциясе тарафыннан «ТКХ ГИС системасында идарәче оешмалар эшчәнлеге турында мәгълүмат урнаштыру буенча лицензия таләпләрен үтәүдә хокук куллану практикасы нәтиҗәләре турында фикер алышу» темасына ачык чара үткәрелде.

            Очрашу барышында ГИС ТКХ системасында мәгълүмат урнаштырганда 2019 ел дәвамында тикшерү чараларын үткәрү барышында ачыкланган төп бозылышлар, шулай ук аларның нәтиҗәләре буенча кабул ителгән чаралар әйтелде. Очрашуда катнашучылар тарафыннан ТКХ ГИС системасында мәгълүмат урнаштырганда идарәче компанияләр, торак милекчеләр ширкәтләре очраша торган проблемалар яңгырады

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International