Мәҗбүри тәртиптә административ штрафларны түләттерү буенча административ практика

2019 елның 25 ноябре, дүшәмбе

Яр Чаллы зонасы торак инспекциясе узган чорда Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 20.25 статьясындагы 1 өлеше буенча, аерым алганда, административ штрафны законда каралган срокта түләмәгән өчен, 4 административ эш кузгатты.

Административ эшләр карар кабул итү өчен җәмәгать судына җибәрелде. Ике хокук бозучыга карата икеләтә күләмдә административ штраф рәвешендә административ җәза чаралары күрелде. Калган ике административ эш физик затларга карата җәмәгать судында карала.

Административ штрафларны түләү турындагы белешмәләрнең керүенә карата Яр Чаллы зонасы торак инспекциясе тарафыннан системалы контроль алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International