Түбән Кама шәһәренең Красный Ключ поселогындагы күпфатирлы йортлар белән идарә итүне гамәлгә ашыручы "Красный Ключ ИК" ҖЧҖ идарәче оешмасына үткәрелгән планлы документар тикшерү нәтиҗәсендә Россия Федерациясе Торак-коммуналь хуҗалыгының дәүләт мәгълүмат системасында күпфатирлы йорт белән идарә итү буенча мәгълүмат урнаштыруның тулы күләмдә башкарылмавы ачыкланды, шуңа бәйле рәвештә идарәче оешманың вазыйфаи заты, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 13.19.2 ст. "Торак-коммуналь хуҗалыгы дәүләт мәгълүмат системасында мәгълүмат урнаштырмау, мәгълүматны тулы күләмендә урнаштырмау яки төгәл булмаган мәгълүмат урнаштыру" дигән 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды.
Тикшерү материалларын карап тикшерү нәтиҗәләре буенча, Түбән Кама шәһәренең җәмәгать суды тарафыннан "Красный Ключ ИК" ҖЧҖ директорына кисәтү рәвешендә административ җәза билгеләнде.