Йорт (фатир) эче газ җайланмаларына хезмәт күрсәтүгә килешү төзүдән читләшкән өчен административ җаваплылыкка тарту хакында

2019 елның 18 ноябре, дүшәмбе

Яр Чаллы зонасы торак инспекциясенә "Паритет" ИК ҖЧҖ идарәче компаниясе тарафыннан Яр Чаллы шәһәренең Чулман проспекты буенча 80 нче күпфатирлы йорттагы бина милекчесенең фатир эчендәге газ җиһазларына хезмәт күрсәтү буенча махсуслаштырылган оешма белән килешү төзүдән читләшүе турында мәгълүмат бирелде. Шул ук вакытта Чулман проспекты буенча 80 нче күпфатирлы йорттагы бина милекчесе адресына элегрәк фатир эче газ җайланмаларына хезмәт күрсәтүгә махсус оешма белән килешү төзү турында хәбәр юлланган булган.

 Милекчеләрнең берсе тарафыннан "Паритет" ИК ҖЧҖ идарәче компаниясе адресына фатир эче газ җайланмаларына хезмәт күрсәтү буенча төзелгән килешү турында мәгълүмат бирү турында хатлар (кулга тапшыру турында тамгалап) җибәргәннән соң андый мәгълүмат алынмаган.

Әлеге хәлләр Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.23 ст. 2 өлеше буенча административ эш кузгату һәм Чулман проспекты буенча 80 нче күпфатирлы йорт бинасының милекчесен, бер мең сум күләмендә штраф санкциясен кулланып, административ җаваплылыкка тарту өчен нигез булып тора.

Административ штраф ирекле тәртиптә түләнгән.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, газлаштырылган йорт (күпфатирлы йорттагы фатир) милекчеләренең махсус оешма белән йорт һәм фатир эче газ җайланмаларына хезмәт күрсәтү турында килешү төзүе зарури документ булып тора.

Йорт һәм фатир эчендәге җиһазларга техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау буенча башкарыла торган эшләрнең минималь исемлеге РФ Хөкүмәтенең "Йорт һәм фатир эчендәге газ җиһазларын кулланганда һәм карап тотканда куркынычсызлыкны тәэмин итү чаралары турында" 14.05.2013 ел, № 410 карары белән расланган.

 

Газлаштырылган күпфатирлы йортларның (күпфатирлы йорттагы фатирларның) милекчеләре игътибарына! 

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2008 елның 21 июлендәге 549 номерлы карары белән расланган Гражданнарның коммуналь-көнкүреш ихтыяҗларын тәэмин итү өчен газ белән тәэмин итү кагыйдәләренең 45 пункты нигезендә, газ бүлү оешмалары, абонентта махсус оешма белән йорт һәм фатир эче газ җайланмаларына хезмәт күрсәтү турында төзелгән килешү булмаган очракта, абонентка алдан ук язмача хәбәр итеп, газ белән тәэмин итү йөкләмәсен туктатып торырга хокуклы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International