Яр Чаллы шәһәре идарәче компаниясен планлы тикшерү турында

2019 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Прокуратурасының рәсми сайтында урнаштырылган 2019 елга юридик затларны һәм шәхси эшкуарларны тикшерү планы нигезендә "Камстройсервис" ТЭИ ҖЧҖ карата планлы тикшерү уздырылды. Идарәче компаниянең күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыруга лицензиясе бар.

Яр Чаллы зонасы торак инспекциясе тарафыннан уздырылган тикшерү барышында гомумйорт милкен карап тоту өлешендә, шулай ук ТР ТКХ ДМС торак-коммуналь хуҗалыгы мәгълүмат системасында эшчәнлек турында мәгълүмат ачу стандарты өлешендә кайбер лицензия таләпләренең бозылуы ачыкланды.

Планлы тикшерү нәтиҗәләре буенча "Камстройсервис" ТЭИ ҖЧҖ юридик затына карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 13.19.2 ст. 2 өлеше һәм Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча, гомуми суммасы 125 мең сумлык штраф салынып, административ беркетмәләр төзелде. Җитешсезлекләрне бетерү турында күрсәтмәләр бирелде.

Күрсәтмәдә билгеләнгән вакыт эчендә әлеге җитешсезлекләр вазыйфаи зат тарафыннан бетерелмәгән. Инспекциягә аларны бетерү срокларын кичектерү турында үтенеч кәгазе алынмады.

          Дәүләт торак күзәтчелеген гамәлгә ашыручы органның законлы күрсәтмәсен вакытында үтәмәгән өчен "Камстройсервис" ТЭИ ҖЧҖ карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 19.5 ст. 24 өлеше буенча 3 беркетмә төзелде. Яр Чаллы шәһәре җәмәгать судьясы карары белән 300 мең сумлык штраф салынды. 

         
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International