2019 елда күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау турында

2019 елның 20 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан күпфатирлы йортларның гомуми милкен капиталь ремонтлауның төбәк программасын гамәлгә ашыру буенча кыска сроклы план нигезендә, 2019 елда Баулы муниципаль районында 47 эш төре буенча 10 күпфатирлы йортта капиталь ремонт эшләрен үткәрү планлаштырылган иде. 5 йортта – җылылык белән тәэмин итү, 8 йортта – салкын су белән тәэмин итү, 2 йортта – кайнар су белән тәэмин итү, 8 йортта – агынты суларны агызу, 8 йортта электр белән тәэмин итү системасын алыштыру, 10 йортта – түбәне, 6 йортта фасадны ремонтлау эшләре башкарылган.

Барлык эшләр дә тәмамланган, сыйфат һәм техника куркынычсызлыгы буенча тәртип бозулар ачыкланмады. Капиталь ремонтны тәмамлау турындагы мәгълүматларны тикшерү актлары, күпфатирлы йортларның гомуми милек хуҗалары җыелышларының беркетмәләре тапшырылды. Капиталь ремонт тәмамланган күпфатирлы йортларны файдалануга тапшыру актларына кул куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International