Гражданнарның бозылган хокукларын торгызу турында

2019 елның 18 ноябре, дүшәмбе

Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан Зәй шәһәренең Энергетиклар урамы буенча 5нче йортта яшәүченең балкон плитәсенең авария хәлендәге мөрәҗәгате карап тикшерелде. Мөрәҗәгать итүче мәгълүматларына караганда, ремонт үткәрү турында идарәче оешмага берничә тапкыр мөрәҗәгать итү уңай нәтиҗә бирмәгән.

     Тикшерү нәтиҗәләре һәм ачыкланган хокук бозулар буенча йортта яшәүченең мөрәҗәгате буенча үз вакытында чаралар күрү өлешендә ачыкланган җитешсезлекләр буенча "Уңайлы йорт" торак милекчеләре ширкәте рәисе инспекция тарафыннан, Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының "Торак йортларны һәм торак биналарны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозу" дигән 7.22 статьясы буенча административ штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.

  Түбән Кама зонасы торак инспекциясе күрсәтмәсен билгеләнгән срокта үтәмәгән өчен идарәче оешма Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының "Дәүләт күзәтчелеген гамәлгә ашыручы органның закон бозылу очракларын бетерү турындагы законлы күрсәтмәсен билгеләнгән срокта үтәмәү" дигән 19.5 ст. 1 өлеше буенча, 11 мең сум күләмендә штраф салынып, инспекция тарафыннан янә административ җаваплылыкка тартылды.

          Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан бирелгән яңа күрсәтмә билгеләнгән вакытка үтәлгән, балкон плитәсе ремонтланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International