2019 елның 31 октябрендә Россия Федерациясе Югары судының югарыда телгә алган карары законлы көченә кергән. Әлеге карар нигезендә Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының 2015 елның 25 декабрендәге 938/пр номерлы боерыгы (алга таба – 938/пр номерлы боерык) белән расланган Россия Федерациясе субъектының лицензияләр реестрына үзгәрешләр кертү тәртибе һәм срокларының 3 пунктындагы "а", "б", "г" пунктчалары әлеге норматив нигезләмәләр гамәлдәге хокукый җайга салу системасында Россия Федерациясе субъектының лицензияләр реестрына үзгәрешләр кертү турында гариза тапшырган лицензиатка аларда күрсәтелгән документларны тапшыру буенча йөкләмәләрне йөкләүне ни дәрәҗәдә рөхсәт итсә һәм гамәлдә булу срогы бетүгә бәйле рәвештә күпфатирлы йорт белән идарә итү шартнамәсе туктаган очракта аталган реестрга үзгәрешләр кертүгә ни дәрәҗәдә каршы төшсә, шул дәрәҗәдә гамәлдә түгел дип таныла.
Димәк, гамәлдә булу вакыты чыгу сәбәпле, күпфатирлы йорт белән идарә итү шартнамәсе туктатылуга бәйле рәвештә, торак күзәтчелеге органына лицензияләр реестрына үзгәрешләр кертү турында гариза белән мөрәҗәгать иткәндә, идарәче оешма 938/пр номерлы боерыкның 3 пунктындагы "а", "б", "г" пунктчаларында санап үтелгән документларны тапшырырга бурычлы түгел, ә атап әйткәндә:
- күпфатирлы йортта биналарның милекчеләренең гомуми җыелышының күпфатирлы йорт белән идарә итү ысулын сайлап алу һәм ике арада күпфатирлы йорт белән идарә итү шартнамәсен төзү йә күпфатирлы йорт белән идарә итү ысулын үзгәртү яки, мондый җыелыш үткәрелгән очракта, идарә шартнамәсен өзү турында беркетмә һәм карар күчермәсе, Дәүләт торак күзәтчелеге органына әлеге документларның төп нөсхәләрен Россия Федерациясе Торак кодексының 46 статьясындагы 1 өлеше нигезендә тапшыру очрагыннан тыш;
- күпфатирлы йорт белән идарә итү өчен идарәче оешманы сайлап алу буенча конкурс беркетмәсенең күчермәсе (аның нигезендә идарәче оешма конкурста җиңүче дип танылган очракта) яки, конкурста бер генә катнашучы дәгъва белдерүгә бәйле рәвештә, конкурс узмаган дип танылган очракта, конкурсның бердәнбер катнашучысы итеп билгеләнгән идарәче оешманы тануга нигез булган беркетмә күчермәсе (күрсәтелгән конкурс уздырылган очракта);
- күпфатирлы йортны реестрдан төшереп калдыру турында гариза тапшырылган очракта, күпфатирлы йорт белән идарә итү бурычларын үз өстенә алган затка техник документларны һәм шундый йорт белән идарә итүгә бәйле башка документларны, күпфатирлы йортта гомуми милек составына керүче биналардан ачкычларны, күпфатирлы йортта биналарның милекчеләренең гомуми милеге составына керүче җиһазлардан электрон файдалану кодларын, күпфатирлы йортны эксплуатацияләү һәм алар белән идарә итү өчен кирәкле башка техник чараларны һәм җайланмаларны бирү-кабул итү актының күчермәсе.