2019 елда Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан күпфатирлы йортларның гомуми милкен капиталь ремонтлау буенча төбәк программасын гамәлгә ашыруның кыска сроклы планы нигезендә Зәй муниципаль районында гомуми суммасы 70,5 млн. сумлык 54 эш төре буенча 15 күпфатирлы йортка капиталь ремонт ясалган.
Эшләр 3 субподрядчы оешма тарафыннан башкарылган: "ЗаинскКровля" ҖЧҖ, "РЕГИОНСТРОЙ" ҖЧҖ, "Простор" ҖЧҖ.
Планлаштырылган эшләрнең барысы да сыйфатлы итеп башкарылган.
Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан башкарылган эшләрнең барышын тикшерү буенча 76 тикшерү үткәрелде, куркынычсызлык техникасын һәм эшләр башкаруның сыйфатын тупас бозулар ачыкланмады. Капиталь ремонт тәмамланган күпфатирлы йортларның барысы да кабул итү комиссиясе тарафыннан кабул ителде, йортларны файдалануга тапшыру актларына кул куелды.